«Татарстанның иң яхшы яшь укытучысы» бәйгесендә җиңүче 500 мең сум алачак
2 Aug, 2024 Раил Гатауллин 0

Чыганак:
«Татарстан Республикасының иң яхшы яшь укытучысы - 2024» бәйгесенең гариза бирү кампаниясе сентябрьдән октябрьгә кадәр уза, ә чара үзе февраль башына кадәр дәвам итә. Җиңүче 500 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак. Бу турыда ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Мостафина белдерде.
«Бу республика яшьләре өчен иң җентекләп әзерләнгән бәйгеләрнең берседер дип уйлыйм. Быел бездә беренче урын өчен 500 мең сум күләмендәге приз һәм Татарстан Рәисенең кадрлар резервына керү мөмкинлеге бар», - дип искәртте ул.
Узган елгы җиңүче Юлия Тимошина кадрлар резервына кергәннән соң Әлмәттәге нефть мәктәпләренең берсендә эшкә урнашты, мәктәптә махсус аның өчен аерым химия лабораториясе ачтылар.
