Физик культурадан олимпиада башланды
Бүген Петровский бистәсенең “Регина” кунакханә комплексы базасында физик культура буенча олимпиада башланды. Ярышның практик өлешен уздыру өчен укучыларны Казанның спорт объектларына алып чыгачаклар. Бу – Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының спорт залы, Казанның Үзәк стадион манежы.
Барлыгы исә олимпиаданың республика этабында 9-11нче сыйныфта белем алучы 240 кеше катнашачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Олимпиада 5 турда уза:
• Җиңел атлетика туры (16нчы гыйнвар, Казанның Үзәк стадион манежы);
• 2 төр буенча спорт уеннары (17-18нче гыйнвар, ТДГПУ спорт залы, егетләр өчен футбол һәм баскетбол буенча ярышлар, кызлар өчен волейбол һәм баскетбол);
• гимнастика (17-18нче гыйнвар, ТДГПУ спорт залы);
• физик культура теориясе (“Регина” кунакханә комплексы).
Ярышлар көндә сәгать 10.00 башлана.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча ике яшь төркеме буенча (9нчы сыйныфлар, 10-11нче сыйныфлар) кызлар һәм егетләр арасында абсолют җиңүчеләр билгеләнәчәк. Җиңүчеләр санын Мәктәп укучыларының предмет олимпиадаларын үткәрү турындагы россиякүләм нигезләмә буенча олимпиаданың республика туры жюри әгъзалары билгели.