«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларына яңа баш мөхәррир тәкъдим иттеләр

«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының яңа баш мөхәррире Гөлүсә Закирова булачак.
Яңа баш мөхәррир бу өлкәнең үзе өчен ят булмавын әйтте һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналы ачылганнан соң, анда баш мөхәррир булып эшләвен искәртте. Гөлүсә Закирова өчен мәгариф өлкәсе ят түгел. Ул Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаган. «Мәгариф» журналының 100 еллык тарихы бар. Укытучылар өчен файдалы басма эшлисе килә. Хәзерге заман укытучысы өчен кирәкле чыганак, өстәл басмасы булуын телим. QR-код аша карап була торган видео форматлар эшлисе килә. Шул ук вакытта традицияләргә нигезләнеп эшләрбез. Зур өметләр баглап торабыз», - диде ул.
Басмаларның элеккеге баш мөхәррире Сөмбел Таишева үзенең Мәскәүгә эшкә китүен әйтте.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков аларның икесенең дә көчле, танылган журналист булуын ассызыклады. «Сөмбел Нурисламовна көчле энергияле кеше, 20 елдан артык «Татмедиа»да эшләде. Милли матбугат чаралары үсешенә зур өлеш кертте, бик актив булды. Тормышындагы үзгәреш аны Мәскәүгә алып барачак. Без аны уңышлар көтә дип өметләнәбез», - диде ул.
Гөлүсә Закирова алдында Мәгариф һәм министрлыгы, мәктәпләр, укытучылар белән актив эшләү, интернетта, социаль челтәрләрдә мәгариф системасына кирәк булган видеопроектлар булдыру бурычы торуын әйтте. «Гөлүсә Закирова - «Гаилә һәм мәктәптә эшләгән» кеше. Коллективны, эшне аңлый, белә. Ул бик тәҗрибәле, милли җанлы, иҗат ягыннан да актив. Безнең өметләр зур», - диде ул.
