«Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле «Алтын битлек» премиясенә лаек булды!
25 Jun, 2024 Раил Гатауллин 0

Чыганак:
Милли спектакль тарихта беренче тапкыр "Алтын битлек" Милли театр премиясенең "Драмада иң яхшы спектакль. Зур формада" номинациясендә лауреат исеменә лаек булды.
Кичә Евгений Вахтангов исемендәге театр сәхнәсендә XXX «Алтын битлек» премиясен тапшыру тантанасы узды. Г.Камал театры М.Галәү әсәре буенча Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" спектакле белән берьюлы 2 номинациядә җиңү яулады:
- "Драма театрындагы иң яхшы спектакль"
- "Костюмнар буенча иң яхшы рәссам" - Мария Марьянич
Театрны һәм спектакльнең иҗат төркемен зур җиңү белән тәрбиклибез!
