belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > "Компетенцияләр мәктәбе" җәйге вебинарлар сериясен башлап җибәрде

"Компетенцияләр мәктәбе" җәйге вебинарлар сериясен башлап җибәрде

24 Jun, 2024 Раил Гатауллин 0
"Компетенцияләр мәктәбе" җәйге вебинарлар сериясен башлап җибәрде
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Казан
Чыганак: 

https://ano-sc.ru/node/31

"Компетенцияләр мәктәбе" автоном коммерцияле булмаган оешмасы җәйге вебинарлар сериясен башлап җибәрде. Иң беренче вебинар  "Путь героя: навигация возможностей" дип атала. Вебинар үз профессияңне/һөнәреңне, үз юлыңны табу, шәхес һәм остаз буларак камилләшү өчен мөмкинлекләр турында.

Беренче вебинарның спикеры: Наталья Александровна Ипполитова - югары квалификацион категорияле психолог, психология укытучысы, карьера темасына сертификация узган бизнес-тренер.

Вебинар кысаларында түбәндәге сорауларга җаваплар алырга мөмкин булачак:

  • үзеңнең көчле якларыңны ничек ачарга/табарга;
  • һөнәр сайлау һәм һөнәри үсеш юллары;
  • шәхес һәм остаз формалашу;
  • потенциалыңны ничек дөрес файдаланырга;
  • үз эшеңне гамәлгә ашыру максатларында грантны ничек отарга?

Катнашу бушлай, вебинарга керү өчен:

1. Яңалыклардан хәбәрдар булып тору һәм киләсе вебинарлар турында мәгълүматны вакытында алау өчен, оештыручыларның берләшмәләренә керү сорала:

- https://vk.com/ano_sc

- https://t.me/ano_sc

2. https://forms.yandex.ru/cloud/66757441e010db6307808532/ сылтамасы буенча катнашучы анкетасын тутырырга кирәк.

Анкета тутырып вебинарда катнашкан һәркемне сертификатлар көтә!

ТУЛЫ МӘГЪЛҮМАТ: https://ano-sc.ru/node/31.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 24.06.2024 - 13:54):https://belem.ru/node/9222