Татар сыйныфларында, төркемнәрендә укучы балалар өчен татар теленнән эш дәфтәре
14 Jan, 2009 matur 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Галиева Наилә Галиевна, Яр Чаллы шәһәре 64нче прогимназиянең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Татар сыйныфларында, төркемнәрендә укучы балалар өчен татар теленнән эш дәфтәре чыкты. Дәфтәр турында укытучылар өчен мәгълүмат тәкъдим итәбез.
Башлангыч мәктәпнең бурычы – укучыларны ана телен төшенеп, аңлап, закончалыкларына таянып һәм сөйләм ситуацияләренә туры китереп кулланырга өйрәтү.
Беренче сыйныфлар өчен эш дәфтәрен төзегәндә бу принциплар исәпкә алынды.
Бала материалны үзе өчен кызыклы булса гына, үзенең ихтиярына туры килсә генә әйбәт кабул итә һәм фикерли башлый, шуңа күрә эш дәфтәренә материал беренче сыйныф балаларының аралашу сфераларына туры китереп сайланылды. Ул коммуникатив юнәлешле итеп бирелә, ә укучыларның танып белү эшчәнлеге аралашу формасында оештырыла.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Татар теленнән эш дәфтәре | 2.15 MB |
Ресурс төре:
Предметлар: