Белем радиосы ротациягә җырлар кабул итә башлады!
14 Jun, 2024 Раил Гатауллин 0

Чыганак:
Белем радиосы “Яңа тавышлар” дип исемләнгән яңа рубрика булдырды һәм ротациягә җырлар кабул итә башлады! Үз җырыңны таныту һәм тыңлаучылар санын арттыру өчен бу бик яхшы мөмкинлек!
Катнашу шартлары гади:
- Үзегезнең җырыгыз белән аудиофайлны radio@belem.ru электрон почта адресына юллагыз.
- Ротациягә алынуга, хатка җавап итеп, җырыгызның Белем радиосы эфирында уйнатылганын раслаган шаһәдәтнамә алыгыз.
- Ротация тәмамлануга, радио белән хезмәттәшлек итүегез өчен рәхмәт хаты кабул итеп алыгыз.
МАХСУС ТӘКЪДИМ! Июнь аенда гына:
- Ротация өчен түләп ике җыр юллагыз һәм өченчесе - бушлай булачак!
Без сезнең җырларны көтеп калабыз һәм яшь талантларны танытуда ярдәм итүдә шат булырбыз.
Әйдәгез, Белем радиосы эфирында үзебезнең текә музыканы туплыйк!
Яшь чикләве: 25 яшь. Тулы мәгълүмат - беркетелгән файлда.
