Яңа дипломнарда өстәмә квалификация турында мәгълүматлар алу мөмкинлеге булачак

Киләчәктә университет дипломына эш бирүчегә кирәк булачак өстәмә мәгълүматлар кертергә мөмкин булачак. Бу хакта дүшәмбе көнне фән һәм югары белем министры Валерий Фальков Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты утырышында белдерде. «Российская газета» шул хакта яза.
«Дипломга кушымтаны киңәйтергә, анда эш бирүче өчен файдалы булачак мәгълүматның киңрәк исемлеген тәкъдим итәргә планлаштырабыз», - дип өземтә китерә ТАСС министр цитатасын.
Яңа дипломнарда өстәмә квалификация турында мәгълүматлар алу мөмкинлеге булачак, дип ачыклык кертте ул.
Хәзер югары уку йорты дипломына кушымтада фәннәр исемлеге, аларның һәркайсы буенча уку сәгатьләре саны һәм зачетлар, имтиханнар, курс һәм диплом эшләре нәтиҗәләре языла. Үткән практика турында да мәгълүматлар бар.
Шулай ук Валерий Фальков сүзләренчә, дипломда белгечнең квалификациясе турында төгәл мәгълүмат булырга тиеш. Хәзер анда еш кына белгечлек урынына белем алу баскычын - бакалаврны яки магистрны күрсәтәләр.
