belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Габдулла Тукай турында иң кыска викторина!

Габдулла Тукай турында иң кыска викторина!

20 May, 2024 Раил Гатауллин 0
Габдулла Тукай турында иң кыска викторина!
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Арча
Габдулла Тукай
Чыганак: 

https://vk.com/adabimarathon

Татнетны үстерү фондының Әдәби марафончылар берләшмәсе татар әдәбиятын сөючеләр игътибарына Габдулла Тукай турында иң кыска викторина урнаштырды. Анда нибары өч сорау. Әмма бу сорауларга дөрес җавап бирү ихтималы бик аз. Шуңа күрә эксклюзив видеода җаваплар да тәкъдим ителгән. Викторина сораулары: 1. Габдулла Тукай Казанга нәрсәгә (нинди транспортка) утырып килгән? 2. Габдулла Тукайны Казанда кем каршы алган һәм кунакханәгә аны кем урнаштырган? 3. Габдулла Тукай никадәр бай булган? Викторина сорауларына җавап бирү өчен https://vk.com/wall-143856908_24321 адресы буенча күчегез.

Конкурслар бите: 
Конкурслар битенә урнаштыру
Статус: 
Статус: тәмам
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 01.10.2024 - 16:43):https://belem.ru/node/9185