Теләчедә «Күпмәдәниятле мохиттә туган телләр: укыту һәм тәрбия бирүдә заманча стратегия һәм технологияләр» секциясе утырышы үткәрелә

Иртәгә, 16 нчы майда, Теләче районы «Киләчәк» яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы педагогик хезмәткәрләре август киңәшмәсенең «Күпмәдәниятле мохиттә туган телләр: укыту һәм тәрбия бирүдә заманча стратегия һәм технологияләр» дип исемләнгән милли мәгариф секциясе утырышы үткәреләчәк.
Киңәшмәгә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең милли мәгариф өчен җаваплы методистлары, белгечләре, туган (татар) телдә белем бирүче гомуми белем оешмалары җитәкчеләре, туган (татар) тел һәм әдәбият укытучыларының район методик берләшмә җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлекләрдә Татар теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе бүлекчәләре җитәкчеләре киләчәк.
Әлеге чарада федераль белем бирү программаларын гамәлгә ашыру шартларында мәктәптә туган телләр укыту, күпмәдәниятле мохит шартларында татар теле укытучылары белән методик эш оештыру үзенчәлекләре, яңартылган федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә дәрестән тыш эшчәнлек оештыру үзенчәлекләре һ.б. мөһим темалар каралачак.
