Тәрбиячеләр игътибарына!
14 Jan, 2009 Сылу 0
Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләрен Россиякүләм курсларга чакыра. Укулар татар телле тәрбиячеләр өчен оештырыла. Темасы – “Милли мәгарифнең нәтиҗәлелеген үстерүдә өстенлекле саналган юнәлешләр”. Чара Казан шәһәре, Оренбург тракты урамы, 4нче а йорт адресы буенча, Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты Укыту үзәгендә 10нчы гыйнвардан 30ына кадәр барачак.
Теркәлү 9:00дә башлана.
Курс кураторы – Кашапова Мәрзия Фатыйх кызы. Элемтә өчен телефон: (8843) 236-68-11.