Казан мәктәбендә Нурихан Фәттах истәлегенә багышланган музей ачыла

15 нче майда Казан шәһәре Яңа Савин районының татар телендә белем бирүче 155 нче гимназиясендә (Четаев ур., 29) Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттах истәлегенә багышланган музей ачыла.
Музей ачылу тантанасы 10:00 сәгатьтә башлана.
Мәгълүмат өчен:
Нурихан Садрилмән улы Фәттах (1928 елның 25 октябре – 2004 елның 18 феврале) – татар әдәбиятында тарихи жанрда әсәрләр язуны башлап җибәргән күренекле язучы, тәрҗемәче, тарихчы. 1996 елдан Татар ПЕН-үзәге әгъзасы.
Әдәбиятны үстерүдәге хезмәтләре өчен Нурихан Фәттахка 1978нче елда РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирәләр.
Тарихны халыкка кайтару өлкәсендәге күп санлы хезмәтләре өчен Нурихан Фәттахка халыкара биографик үзәк (Кембриҗ, Англия) тарафыннан «1992 ел кешесе» исеме бирелде.
«Сызгыра торган уклар» исемле икенче романы өчен 1994 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
