belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Казанның 400 гә якын укучысы Кремль яр буенда «Җиңү вальсы»н башкарачак

Казанның 400 гә якын укучысы Кремль яр буенда «Җиңү вальсы»н башкарачак

3 May, 2024 Раил Гатауллин 0
Казанның 400 гә якын укучысы Кремль яр буенда «Җиңү вальсы»н башкарачак
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Казан
Чыганак: 

https://kzn.ru/

4 нче майда Кремль яр буенда «Җиңү вальсы» республика акциясе узачак. Анда 400 гә якын укучы катнашачак, дип хәбәр итте оештыручылар.

Ирекле патриотлар отрядлары активистлары, совет халкы батырлыгы истәлегенә багышлап, вальс башкарачак. Тамашачыларны 15:30 сәгатьтә яр буендагы пристаньда көтәләр.

Патриотик чара 2018 елдан башлап үткәрелә. Бу вакыт эчендә анда 12 меңнән артык татарстанлы катнашты.

Акция «Җиңү волонтерлары» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлекчәсе тарафыннан оештырыла. Аның максаты – тарихи хәтерне саклап, аны яшь буынга тапшыру, Россия тарихын популярлаштыру һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү.

Исегезгә төшерәбез, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү хөрмәтенә шәһәрдә 130 лап чара оештырылачак, шул исәптән акцияләр, һәйкәлләргә чәчәкләр салу, төрле мәйданчыкларда концертлар һәм фейерверк. Бәйрәмнең махсус кунагы Россиянең халык артисты Дмитрий Певцов булачак.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 03.05.2024 - 21:30):https://belem.ru/node/9168