27 нче Әдәби марафонда 1,6 меңнән артык кеше финалист дипломына лаек булды!
28 Apr, 2024 Раил Гатауллин 0

27 нче Әдәби марафонда 1,6 меңнән артык кеше финалист дипломына лаек булды! Татнетны үстерү фонды үзенең рәсми сайтында финалистлар исемлеген урнаштырды.
"XXVII #ӘдәбиМарафон проекты катнашучыларга бик бай булды - анда Татарстан Республикасы районнарыннан гына түгел, Россия Федерациясенең 15 тәбәгеннән һәм әле тагын 4 илдән әдәбият сөючеләр катнашты.
Проектта катнашырга теләк белдереп 1800 дән артык кеше гариза тапшырган иде һәм 1600 дән артык кеше проектның финалына барып ирешә алды! Әлеге финалистларны чын күңелдән котлыйбыз!" - дип язылган рәсми сайтта.
XXVII #ӘдәбиМарафон финалистлары исемлеге белән https://tat-i.net/tt/finalistlar-27 адресы буенча күчеп танышырга мөмкин.
