belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Казан мэриясе эшлекле татар теле курслары оештыра

Казан мэриясе эшлекле татар теле курслары оештыра

20 Apr, 2024 Раил Гатауллин 0
Казан мэриясе эшлекле татар теле курслары оештыра
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Казан
Чыганак: 

https://kzn.ru/

Казан мэриясе эшлекле татар теленә өйрәтү буенча бушлай яңа курс җыя. Уку 12 дәресне үз эченә ала. Ул берничә әзерлек дәрәҗәсенә исәпләнгән: башлангыч һәм дәвам итүчеләр. Катнашучылар тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен үзләштерәчәк. Шулай ук дәресләрдә эшлекле стиль үзенчәлекләренә, татар әдәби теле нормаларына һәм сөйләм этикетына өстенлек биреләчәк.

Курс 22 нче апрельдә башлана һәм 1,5 ай дәвам итә. Бер дәреснең дәвамлылыгы – 2 сәгать. Дәресләр Короленко урамы, 11а адресы буенча урнашкан «Яратам» яшүсмерләр клубында узачак. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлү зарур – урыннар саны чикле.

Тулырак мәгълүматны +7(843)299-15-99 телефон номеры буенча белергә мөмкин. Һәр төркемнән иң яхшы өч укучыны истәлекле бүләкләр көтә, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

Укыту ТР рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Быел дүрт курс планлаштырылган, беренчесе февральдә үтте.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 20.04.2024 - 09:30):https://belem.ru/node/9153