Татарстанда ISO 9001:2000 халыкара стандарты таләпләренә туры килгән бер югары уку йорты бар - А. Н. Туполев ис. КДТУ
Узган елның соңгы көннәрендә – 29нчы декабрьдә А. Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетының Гыйльми утырышында ISO 9001:2000 халыкара стандарт таләпләренә туры килү сертификаты тапшырылды. Уку йортының рәсми сайты хәбәрләренә караганда, әлеге мөһим документны университет җитәкчелегенә «Русский Регистр – Поволжье» директоры Андрей Яшин тапшырган.
2007 елның язында университет “Мәгариф” милли проекты кысаларында инновацион белем бирү программалары конкурсы җиңүчесе итеп таныла. Әлеге программа нигезендә университет белән идарә итү 9000 серияле ISOстандарты таләпләренә туры китерелергә тиеш була. Нәтиҗәдә, университетның белем бирү һәм фәнни эшчәнлегенә сыйфат ягыннан үзгәрешләр кертелә. Бер елга якын документлар булдырыла, сетификация үтү өчен кирәкле программалар кертелә.
Әлеге сертификат өч елга бирелә. А. Н. Туполев исемендәге КДТУ ректоры Юрий Гортышов сүзләренә караганда, сертификат университетта биреләчәк белем сыйфатына гарантия булып тора.