belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Шәрык клубы “Мәңгелек шигърият” дип аталган бәйге игьлан итә!

Шәрык клубы “Мәңгелек шигърият” дип аталган бәйге игьлан итә!

15 Apr, 2024 Раил Гатауллин 0
Шәрык клубы “Мәңгелек шигърият” дип аталган бәйге игьлан итә!
Игълан
belem.ru яңалыклары
Габдулла Тукай
Чыганак: 

https://kamalteatr.ru

Шәрык клубы “Мәңгелек шигърият” дип аталган бәйге игьлан итә! Бәйгедә катнашу өчен 22 апрельгә кадәр бөек шагыйребез Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле укып видеога төшерергә һәм sharyk@kamalteatr.ru адресына җибәрергә кирәк.

Бәйгедә мәктәп укучылары һәм гаилә елы уңаеннан иҗади гаиләләр дә катнаша ала. Бәйге йомгаклары буенча һәр номинациядә 3  призлы урын билгеләнәчәк. 27 апрель 13:00 сәгатьтә җиңүчеләр "Шәрык клубы" сәхнәсендә чыгыш ясаячак һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк. 

Бәйгенең шартлары турында тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сылтама аша танышырга мөмкин: https://disk.yandex.ru/i/ucUWOZvez9v8OA.

PS. Бәйгенең мәгълүмати партнеры: "Белем радиосы" балалар һәм яшүсмерләр интернет-радиосы.

Конкурслар бите: 
Конкурслар битенә урнаштыру
Статус: 
Статус: тәмам
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 30.04.2024 - 16:54):https://belem.ru/node/9147