belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Бүген Имәнкискәдә "Китаплы юл" дип исемләнгән әдәби тематик кичә үткәрелде

Бүген Имәнкискәдә "Китаплы юл" дип исемләнгән әдәби тематик кичә үткәрелде

11 Apr, 2024 Раил Гатауллин 0
Бүген Имәнкискәдә "Китаплы юл" дип исемләнгән әдәби тематик кичә үткәрелде
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Лаеш
Чыганак: 

https://tat-i.net/tt

Бүген әдәби марафон проекты әдәби әйдаманнары Лаеш районы Имәнкискә авылы мәдәният сараенда үткәрелгән "Китаплы юл" дип исемләнгән әдәби тематик кичәдә катнаштылар.

Әлеге әдәби кичәнең төп сәбәпчесе - Лаеш районының лаеклы мәдәният хезмәткәре, әдәби марафончы Гүзәл Галләмова. Ул хәзер әдәби марафончы гына да түгел, ә ЯЗУЧЫ дигән лаеклы исем йөртә - күптән түгел аны Татарстан Язучылар берлегенә кабул иттеләр һәм аңа тантаналы төстә язучы таныклыгын тапшырдылар.

Чарага авыл халкы белән беррәттән авыл һәм район җитәкчелеге, Казаннан һәм республикабызның төрле районнарыннан күп санлы кунаклар - язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, җырчылар, рәссамнар, депутатлар, әдәби марафончылар һәм әдәби әйдаманнар да килгән иде.

Чара турында тулырак мәгълүматны язучының шәхси ВК битеннән танышып белеп була: https://vk.com/id151744894.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 12.04.2024 - 17:09):https://belem.ru/node/9143