belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > 1 нче сентябрьдән мәктәпләрдә яңа предметлар барлыкка киләчәк

1 нче сентябрьдән мәктәпләрдә яңа предметлар барлыкка киләчәк

30 Mar, 2024 Раил Гатауллин 0
1 нче сентябрьдән мәктәпләрдә яңа предметлар барлыкка киләчәк
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://mon.tatarstan.ru/tat

1 нче сентябрьдән Татарстан мәктәпләрендә «Хезмәт», «Куркынычсызлык һәм Ватанны саклау нигезләре» дигән яңа предметлар укытыла башлый. Шулай ук математика буенча курска яңа тема кертеләчәк. «Технология» дәресе «Хезмәт» дип үзгәртеләчәк, чөнки предметның яңа юнәлеше барлыкка килә.

«Куркынычсызлык һәм Ватанны саклау нигезләре» урта һәм өлкән сыйныфлар өчен мәҗбүри булачак. Курска башлангыч хәрби әзерлек буенча киңәйтелгән программа һәм тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре программасы, шул исәптән беренче ярдәм күрсәтү, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм сәламәт яшәү рәвеше нигезләре керәчәк.

«Математика» предметына яңа «Ихтималлык һәм статистика» курсы өстәләчәк. Ул «Алгебра»ны һәм «Геометрия»не тулыландырачак.

Моннан тыш, 2023 елның сентябрь аеннан Татарстан мәктәпләрендә профориентацион минимум программасы гамәлгә ашырыла.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 30.03.2024 - 11:11):https://belem.ru/node/9131