belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > «Адымнар.Татар теле» укыту-методик комплексы Мәгариф министрлыгының федераль исемлегенә кертелде

«Адымнар.Татар теле» укыту-методик комплексы Мәгариф министрлыгының федераль исемлегенә кертелде

27 Mar, 2024 Раил Гатауллин 0
«Адымнар.Татар теле» укыту-методик комплексы Мәгариф министрлыгының федераль исемлегенә кертелде
Россия
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://tatar-inform.tatar/

Казан федераль университеты галимнәре 1-4 сыйныфлар өчен төзегән «Адымнар.Татар теле» укыту-методик комплексы Мәгариф министрлыгының федераль исемлегенә кертелде. Бу хакта югары уку йортының медиапорталы хәбәр итә.

Дәреслекне Филология һәм мәдәниятара коммуникация институты вәкилләре төзегән. Ул дәреслек, укытучы өчен китап, эш дәфтәре, электрон дәреслек һәм контроль-үлчәү материалларыннан тора. Белгечләр мондый укыту-методик комплексын урта мәктәп өчен әзерләргә планлаштыра.

Бүген комплекс Казандагы «Адымнар — белемгә һәм татулыкка юл» полингваль комплексында инде кулланыла. Дәреслек авторларының берсе, Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Эльвира Динмөхәммәтова сөйләвенчә, яңа комплексның үзенчәлеге булып аның әлифбаны үз эченә алуы һәм мәктәп укучыларында коммуникатив күнекмәләр формалаштыруга юнәлдерелгән булуы тора.

Шулай итеп, татар теле туган теле булган балалар шунда ук лексика, грамматика, язу һәм укуны үзләштерә башлый алачак.

«Без төзегән комплексның тагын бер үзенчәлеге — уку предметларын интеграцияләү. Мәсәлән, безнең укыту-методик комплексына хәзерге вакытта укучылар өйрәнә торган фәннәр буенча мәгълүмат өстәлгән», — дип билгеләп үтте югары уку йорты вәкиле.

Материаллар дүрт темага бүленә: «Мин/Я», «Әйләнә-тирә дөнья/Окружающий мир», «Ватаным/Моя Родина» һәм «Татар дөньясы/Татарский мир». Бу балаларны этномәдәни мохиткә җәлеп итәргә һәм тәрбия процессын этникара килешү рухында оештырырга ярдәм итәчәк. Бу максаттан комплекска татар һәм рус шагыйрьләре һәм язучыларының әсәрләре, татар фольклоры белән танышу кертелгән.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 27.03.2024 - 20:00):https://belem.ru/node/9128