belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > XXVII Дөньякүләм «Әдәби марафон» проектына гаризалар кабул итү ачылды!

XXVII Дөньякүләм «Әдәби марафон» проектына гаризалар кабул итү ачылды!

25 Mar, 2024 Раил Гатауллин 0
XXVII Дөньякүләм «Әдәби марафон» проектына гаризалар кабул итү ачылды!
Дөньяда
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://tat-i.net/tt

Кичә, 24 нче мартта XXVII Дөньякүләм «Әдәби марафон» проектына гаризалар кабул итү ачылды: https://vk.com/wall-143856908_22261.

Әдәби марафонда катнашучылар 58 әдәби әйдаман арасыннан үз әйдаманнарын сайлый һәм алар "канаты астында" 21 көн дәвамында Әдәби марафон проектында уңышлы катнаша алачаклар.

Әлеге марафонның тагын бер үзенчәлеге ягы - әдәби марафончылар 1 апрельдән башлап үз язмаларын ВКонтакте социаль челтәрендә генә түгел, ә "Миллион татар" дип исемләнгән яңа милли проект платформасында урнаштырып бара алачаклар. Проект әлегә тест режимында эшли. Әдәби марафончылар әлеге платформа белән бәйле үз тәкъдимнәрен "Белем.ру" IT-компаниясенең әлеге платформадагы берләшмәсендә язып калдыра алалар: https://million.tatar/group/65eeb34ead5927c5d6aa1032.

Татар әдәбиятын сөюче әдәби марафончыларга уңышлар теләп калабыз!!!

Конкурслар бите: 
Конкурслар битенә урнаштыру
Статус: 
Статус: тәмам
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 28.04.2024 - 10:56):https://belem.ru/node/9126