belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Татар теле диалектлары

Татар теле диалектлары

4 Mar, 2024 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Татар теле диалектлары
Ресурс авторы: 
Гарифуллина Эльмира Мәсхүт кызы, Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенең I кв. категорияле татар теле һәм әдәбяты укытучысы

Укытучы: Бүген без гади сөйләм сүзләренә кермәгән сүзләрне өйрәнүне дәвам итәрбез. Дәреснең темасына якынаю максатыннан мин сезгә бер видео күрсәтәм. Игътибар белән карыйбыз, чөнки видеога карата сораулар да булачак. ... Нинди сүзләр икән соң болар, укучылар? 

Укучылар: Билгеле бер районга, төбәккә караган сүзләр.

Укытучы: Бик дөрес, укучылар. Татарстанда үзләренә генә хас сөйләм үзенчәлекләренә ия булган  районнар күп әле ул. (3 нчеслайд) Шундый сүзләрне  диалекталь сүзләр дип атыйлар. Димәк, Телнең билгеле бер төбәктә генә таралган төрен диалект, җирле сөйләм диләр. Шул төбәккә генә хас, гомумхалык теленә кермәгән сүзләрне диалекталь лексикага кертеп карыйлар. Диалекталь сүзләр территориаль яктан чикләнгән булалар. 

Дәфтәрләребезне ачып бүгенге числоны, теманы, язып куйыйк.  Матур язу, гәүдәне төз тоту турында онытмыйк. (билгеләмәне дәфтәрләргә язып кую: Әдәби телдә кабул ителмәгән, һәр төбәкнең үзенә генә хас җирле сөйләме диалекталь сүзләр дип атала.)

Укытучы: Димәк, дәресебездә нәрсә турында сөйләшербез? Үз алдыбызга нинди максатлар куйыйк?  

Укучылар: Диалектлар турында, тагын кайсы районнарда ничек сөйләшүләрен беләсебез килә.

 

Ресурс төре: 
Дәрес планы
Предметлар: 
Табигать белеме
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 21.03.2024 - 10:16):https://belem.ru/node/9104