belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > «Күңелем сәйләннәре» II төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамлана

«Күңелем сәйләннәре» II төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамлана

27 Feb, 2024 Раил Гатауллин 0
«Күңелем сәйләннәре» II төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесенә гаризалар кабул итү тәмамлана
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://belem.ru/kunelem-sailannare-2024

29 нчы февраль - «Күңелем сәйләннәре» II төбәкара онлайн шигырь укучылар бәйгесенә гаризалар кабул итүнең соңгы көне!

Татнетны үстерү фонды ярдәме белән Казан шәһәре Киров районының «7 нче номерлы балалар бакчасы» мәктәпкәчә муниципаль бюджет белем учреждениесе үткәрә торган әлеге чара беренче елны ук шактый популярлык яулады, анда катнашучыларның хезмәтләре матур җыентык буларак дөнья күрде.

1 нче мартта конкурска килгән эшләрне жюри әгъзалары бәяли башлый, ә аннары Казан шәһәре Киров районының «Билингваль катнаш төрдәге 7 нче номерлы балалар бакчасы» мәктәпкәчә муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең актлар залында җиңүче балаларны бүләкләү тантанасы үткәреләчәк.

КОНКУРС ТУРЫНДА МӘГЪЛҮМАТ: https://belem.ru/kunelem-sailannare-2024

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 28.02.2024 - 10:41):https://belem.ru/node/9098