Белем академиясендә информатикадан төп дәүләт имтиханына татар телендә әзерләнү мөмкинлеге булдырылды

Күп кенә тел галимнәренең фикеренчә һәр кеше белемнәрне үз телендә үзләштергән очракта гына белем алуның иң югары дәрәҗәсенә ирешә ала.
Әлеге мәгълүматны истә тотып бүген Белем Академиясендә (https://academy.belem.ru) информатикадан төп дәүләт имтиханына (ОГЭ) татар телендә әзерләнү мөмкинлеге булдырылды.
Бу мөмкинлектән файдалану өчен Белем Академиясе сайтына керергә һәм "Подготовка к ОГЭ (Информатика, 2024)" курсын сайлап анкета тутырырга кирәк. Анкетада Информатикадан төп дәүләт имтиханына татар телендә әзерләнергә телим дигән вариантны сайларга кирәк. Курс мини-группаларда алып барыла, һәр бирем буенча теоретик материал һәм биремнәр генә түгел, ә укытучы белән берлектә әлеге биремнәрне мәгънәсен аңлап чишәргә өйрәнү дә каралган. Курсны КФУның Мәгълүмати системалар кафедрасы укытучысы, информатика әсбаплары авторы Раил Мәүлет улы Гатауллин алып барачак.
