Тинчурин театрында беренче тапкыр театраль квиз узачак
1 Feb, 2024 Раил Гатауллин 0

Чыганак:
Тинчурин театрында беренче тапкыр театраль квиз узачак. Интеллектуаль чара театрның 90 еллык юбилеена багышлана.
"Квизда Тинчурин театрына бәйле кызыклы сораулар, яңа танышулар һәм шәп хис-кичерешләр булачак. Ә җиңүчеләргә театр һәм аның партнерлары бүләкләр тапшырылачак" - дип хәбәр итә театрның рәсми сайты.
Квиз датасы һәм вакыты: 13 февраль 16:00 сәг.
Үткәрелү урыны: Тинчурин театры (Казан шәһәре, Горький ур., 13 йорт)
Катнашу: бушлай
Бер командада максимум 5 кеше булырга мөмкин. Командасы булмаган кеше аерым да теркәлә ала. Яшь чикләве: 16-35 яшь.
Теркәлү сылтама аша: https://forms.gle/3jhhE1XDQ5ff62iAA
