belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > XXVI #ӘдәбиМарафон нәтиҗәләре билгеле булды!

XXVI #ӘдәбиМарафон нәтиҗәләре билгеле булды!

27 Jan, 2024 Раил Гатауллин 0
XXVI #ӘдәбиМарафон нәтиҗәләре билгеле булды!
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://tat-i.net/tt

Әдәби марафонның яңа сезоны яңа рекордлар белән башланып китте!

Яңа сезонның беренче генә марафоны булуга карамастан, XXVI #ӘдәбиМарафон проектында шактый зур үсеш күзәтелә.

Беренчедән, Соңгы елларда катнашучылар саны буенча әлеге марафонны катнашучылар саны арту белән билгеләп үтәргә була.

Икенчедән, Әдәби марафонга чит илләрдә яшәүче татарлар янәдән кушыла башлады. "Төркиядән (Искешәһәр) катнашучы Гәрәева Айзирәк Наил кызын без чын күңелдән финалга узуы белән котлыйбыз һәм аның киләчәктә әдәби әйдаман дәрәҗәсенә күтәрелүен көтеп калабыз!", - дип хәбәр ителә Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында

Өченчедән, XXVI #ӘдәбиМарафон проектында Россия Федерациясенең 9 төбәгеннән (Башкортостан һәм Удмуртия Республикалары, Киров, Новгород, Омск, Пенза, Саратов, Төмән өлкәләре, Санкт-Петербург шәһәре) 63 әдәби марафончы катнашты (чагыштыру өчен - моннан алдагы Әдәби марафонда Россиянең 6 төбәгеннән нибары 22 кеше катнашкан иде)!

Әлбәттә, әлеге югары нәтиҗәләр - иң беренче чиратта, әдәби әйдаманнарның зур хезмәте! Аларның исемнәре, рейтингы һәм алар яулаган статуслар турында яңалык аерым урнаштырылачак.

Проектның финалына узган әдәби  марафончылар исемлеге белән Татнетны үстерү фондының рәсми сайтында танышырга мөмкин: https://tat-i.net/tt/finalistlar-26.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 27.01.2024 - 16:47):https://belem.ru/node/9064