belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Мәктәп бизнес-компанияләре слетына әзерлек башланды

Мәктәп бизнес-компанияләре слетына әзерлек башланды

11 Jan, 2009 Сылу 0
Мәктәп бизнес-команияләре слетына әзерлек башланды

Агымдагы елның 10-14нче гыйнварында “Байтик” компьютер лагере базасында Татарстан Республикасының мәктәп бизнес-компанияләре IX Республикакүләм слетына әзерлек семинарлары узачак. Чара Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм “Яшьләр казанышлары” исемле Казан үзәге берлегендә үткәрелә.

Семинар эшендә мәктәп, гимназия, лицей укучыларыннан торган 7 кешелек командадан (берсе укытучы) гыйбарәт булачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге.

Семинар программасында түбәндәгеләр каралган:
• бизнес-планлаштыру;
• мәктәп бизнес-компаниясенең финанс хисабы;
• “Менеджмент икътисадын модельләштерү” исемле икътисади компьютер программасы буенча республикакүләм бәйге;
• Конкурс оештыручылары һәм жюри әгъзалары белән очрашу.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 19.01.2009 - 16:04):https://belem.ru/node/906