Колачлы дөньякүләм яңа сезон 26 нчы Әдәби марафон проектына старт бирелде!

Бүген 21:00 сәгатьтә яңа сезон дөньякүләм XXVI Әдәби марафон проектына старт бирелде!
Әлеге старт 27 декабрь көнне 21:00 сәгатьтә булуы алдан хәбәр ителгән иде: https://tat-i.net/tt/adabi-marafon-2024
Яңа сезон әдәби марафонның үзенчәлеге булып әдәби марафончыларның гариза бирер алдыннан ук үзенә әдәби әйдаман сайлавы тора. 42 әйдаман арасыннан һәркем үзе өчен "командир" сайлый һәм аның командасына керә. Барлык приват (әдәби марафонда катнашучылар өчен генә булган) рәсми мәгълүматны әдәби марафончылар үзләренең әдйдаманнарыннан гына ала алачаклар.
Әдәбият яраткан һәркемгә без дә әдәби марафон үзүсеш проектын тәкъдим итәбез, моның өчен https://vk.com/adabimarathon?w=wall-143856908_20897 сылтамасы буенча күчәргә һәм, кагыйдәләрне укып чыккач, комментарийда катнашуыгызны хәбәр итәргә кирәк.
