belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Татарстанда мәдрәсәләрнең саны тагын бергә артты

Татарстанда мәдрәсәләрнең саны тагын бергә артты

11 Jan, 2009 Сылу 0
Татарстанда мәдрәсәләрнең саны тагын бергә артты

Татарстанның Теләче районындагы Иске Җөри авылында мәдрәсә ачылды, дип хәбәр итә “Татар-информ”. Хәзер биредә 20 бала Исламның төп нигезләрен үзләштерә алачак. Уку сыйныфларыннан тыш, биредә торак бүлмәләр дә бар.

Уку йорты мөселманнарның изге Мөхәррәм аеның беренче көннәрендә тантаналы рәвештә үз ишекләрен ачты. Аны ачу тантанасына Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый да кайткан иде.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 11.01.2009 - 16:25):https://belem.ru/node/903