Мәгариф һәм фән министрлыгы салкын көннәрдә дәрес расписаниесенә үзгәртүләр кертү тәртибен аңлатты

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы салкын көннәрдә дәрес расписаниесе ничек үзгәрә алуың аңлатып рәсми сайтта мәгълүмат урнаштырды.
Һава температурасы:
- –23° С градустан түбән төшкәндә - авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында;
- –25° С градустан түбән төшкәндә - шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында;
- –27° С градустан түбән төшкәндә - шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында;
- –30° С градустан түбән төшкәндә - авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында;
- –32° С градустан түбән төшкәндә - шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында мәктәпләрдә дәресләр булмаска мөмкин.
Моннан тыш, физкультура дәресләрендә ачык һавада күнегүләр санитар нормалар һәм кагыйдәләр таләпләренә туры китереп үткәрелергә тиеш, башлангыч сыйныфларда андый күнегүләр өч градус салкыннан югары булганда һәм җил тизлеге секундына 6-10 метрдан артмаган очракта, өлкән сыйныфларда һава температурасы 10 градус салкыннан түбән булмаганда һәм җил тизлеге секуныдана 6-10 метрдан артмаганда гына рөхсәт ителә.
Шулай ук, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һава температурасы 25 градус салкыннан түбән булган очракта балаларны автобус белән муниципаль районнан читкә йөртмәскә тәкъдим итә.
Мәктәпләрнең җылылык белән тәэмин ителеше катгый контрольдә булырга тиеш.
