belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > 2025 елда Россиядә мәктәп формасына ГОСТ гамәлгә кертелә

2025 елда Россиядә мәктәп формасына ГОСТ гамәлгә кертелә

14 Nov, 2023 Раил Гатауллин 0
2025 елда Россиядә мәктәп формасына ГОСТ гамәлгә кертелә
Россия
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://mon.tatarstan.ru/

2025 елның уртасыннан Россиядә мәктәп формасының бердәм стандарты гамәлдә булачак. Шул ук вакытта аны 2024 елда ук раслаячаклар, дип хәбәр итте Россыйфат башлыгы Максим Протасов.

«Киләсе елда стандарт расланачак. Ул 2025 елның уртасыннан үз көченә керәчәк», — дип билгеләп үтте ул «Российская газета» белән әңгәмәдә.

Протасов сүзләренчә, ГОСТ яшүсмерләрнең кием төрләрен, төсләрен һәм дизайннарын санап чыгуга түгел, ә форманың куркынычсызлык таләпләрен һәм күрсәткечләрен һәм куллану үзлекләрен унификацияләүгә юнәлдерелгән. Ведомство алдында торган бурыч — мәктәп укучылары киемнәрендә «космик скафандрлардан» котылу.

«Ребенок в школьной форме проводит большую часть жизни, — напомнил глава Роскачества. — Поэтому нам нужно, чтобы форма была гигроскопична, воздухопроницаема, износоустойчива, а ткани не были бы покрашены токсичной краской».

«Бала гомеренең күп өлешен мәктәп формасында үткәрә, — дип искәртте Россыйфат башлыгы. Шуңа күрә безгә форманың гигроскопик, һава үтеп керә торган, туздыруга чыдам булуы һәм тукымаларның агулы буяу белән буялмавы кирәк».

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 14.11.2023 - 09:42):https://belem.ru/node/8989