belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Камал театрында Әлфия Афзаловага багышланган спектакль куелачак

Камал театрында Әлфия Афзаловага багышланган спектакль куелачак

14 Oct, 2023 Гөлназ Рәшитова 0
Камал театрында Әлфия Афзаловага багышланган спектакль куелачак
Яңалык
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://magarif-uku.ru/tt/kamal-teatrynda-alfiya-afzalovaga-bag/

Быел Камал театрында Әлфия Афзалованың иҗаты, язмышы, тормышы турында спектакль чыгачак, ә декабрь аенда җырчыга багышланган фәнни-гамәли конференция көтелә.

ТР Рәисе карамагында эшли торган Мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова: «Без шәхесләребезне барларга, иҗатларын өйрәнергә, буыннан-буынга тапшырырга тиеш. Әлфия Авзалованың юбилей елында бик күп эшләр эшләнде, без матди яктан ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Әлфия Авзалованың иҗатын мәңгеләштерү юнәлешендә зур эшләр башкарабыз. Без аның белән бик озак еллар аралашып яшәдек. Ул бик ихлас иде, гайбәтләрдән ерак торды, аның үз-үзен тотышы, кешеләр турындагы фикере соклануга лаек. Ул матур итеп яшәде, мәдәниятебез, илебез өчен зур хезмәт куйды», – дип белдерде.

Оештыручылар әйтүенчә, Әлфия Авзалованың 90 еллыгына багышланган гала-концерт 23 октябрьдә 18:00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узачак. Анда Татарстанның һәм Россиянең әйдәп баручы артистлары, Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль-конкурс лауреатлары катнашуы көтелә.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 14.10.2023 - 20:24):https://belem.ru/node/8963