«Илһамлы каләм» әдәби әсәрләр конкурсы
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты Татарстан Республикасы Язучылар союзы белән берлектә «Илһамлы каләм» әдәби әсәрләр конкурсын игълан итә. Ярышта республикабыз мәктәпләрендә белем алучы 9-11нче сыйныф укучылары катнаша ала. Бу турыда уку йортының рәсми сайты хәбәр итә.
Укучыларда иҗади һөнәрләргә карата кызыксыну уяту; татар халкының телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү; гуманитар юнәлештә сәләтле яшьләрне эзләү һәм алар белән эшләү, аларга ТДГПУда белем алу мөмкинлеге бирү – әлеге бәйгенең максаты.
Ярыш ике турда узачак. Конкурста катнашырга теләге булган укучылар жюри хөкеменә ирекле темага иҗат ителгән ике (икедән артмасын) әсәр җибәрергә тиеш. Алар 10 баллы система буенча бәяләнәчәк. Конкурс нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат ТДГПУ сайтында урнаштырылачак (www.tggpu.ru).
Номинацияләр, әсәрләргә куелган бәяләү критерийлары, бәйгедә катнашу анкетасын “Нигезләмә”дә табарга була.