«Россия ел укытучысы - 2023» конкурсының финалы Мәскәү өлкәсендә узачак
23 Sep, 2023 Гөлназ Рәшитова 0

22 сентябрьдә “Россия ел укытучысы - 2023” Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының финалы башланды. Барлык конкурс сынаулары Мәскәү өлкәсендә узачак.
Педагог һәм остаз елында “Россия ел укытучысы - 2023” конкурсы 34 нче тапкыр уздырыла. Сайлап алу ярышлары Россиянең һәр төбәгендә узды. Илнең барлык субъектларыннан 90 укытучы финалга чыкты, шул исәптән дүрт яңа төбәктән.
Финал сынауларында катнашкан 90 кешенең 69 ы сыйныф җитәкчесе, ә 8 кеше фән кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә ия.
Бәйгенең тантаналы ачылышы 22 сентябрьдә Мәскәү өлкәсе хөкүмәте йортында, ә бүләкләү тантанасы 5 октябрьдә Дәүләт Кремль сараенда Укытучы атналыгы кысаларында узачак.
