Сыйфатсыз белем бирсәң...
25 Dec, 2008 Сылу 0
Сыйфатсыз белем бирүче дәүләт һәм шәхси югары уку йортлары, аларның филиаллары ябылачак, дип белдерде Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко. Кайбер уку йортлары ябылырга админстратив юл белән мәҗбүр ителсә (лицензия бирелмәве яисә аның срогы озынайтылмавы), бүтәннәре тиешле студентлар санын җыя алмаса да эшчәнлеген туктатачак.
Ләкин “кискен чаралар” күрелмәячәк, дип ассызыклады министр. Андрей Фурсенко аңлатуынча, югары уку йортлары һәм аларның филиаллары эшчәнлеген тикшерәчәкләр. Шулай ук белгечләрнең белем бирү сыйфаты да игътибар үзәгендә булачак.
Чыганак: www.5ballov.ru