belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Казанның «Титры» инклюзив кино мәктәбе укучылар җыя

Казанның «Титры» инклюзив кино мәктәбе укучылар җыя

8 Sep, 2023 Гөлназ Рәшитова 0
Казанның «Титры» инклюзив кино мәктәбе укучылар җыя
Яңалык
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/kazanskaya-inklyuzivnaya-kino...

Казанның «Титры» инклюзив кино мәктәбе укучыларны өлкән төркемгә җыя. Дәресләргә 11-17 яшьлек теләүчеләр кушыла ала.

Укулар атнага ике тапкыр «Перемена» инклюзив-ял үзәгендә Кол Гали ур., 10 адресы буенча алып барыла. Гаризалар 21 нче сентябрьгә кадәр кабул ителә. 

Проект ТР гражданлык җәмгыятен үстерүгә грант акчасына тормышка ашырыла. Август аенда Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексы кинотеатрында «Титры» киномәктәбе «Робинзоны» яңа фильмын тәкъдим итә. Картина балаларның һәм ата-аналарның үзара мөнәсәбәтләре турында сөйли.

Төп рольләрне кече төркемнән балалар башкара, ә өлкәннәр төшерү төркемендә эшләгән. Төшерүләр Мамадыш районы утрауларында һәм Казанда узды, дип хәбәр иттеләр киномәктәптә.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 08.09.2023 - 23:07):https://belem.ru/node/8926