БДИдан качу юлы бар!
Кичә Дәүләт Думасы утырышында икенче һәм өченче укылышта “Федераль университетлар эшчәнлегенә кагылган мәсьәләләр буенча РФ закон актларының кайберләренә төзәтмәләр кертү турындагы” закон проекты каралачак дигән идек. Биредә күтәреләчәк тәкъдимнәрнең берсе – БДИ тапшырмау мөмкинлеге.
Мәсьәлә хәл ителде. Дәүләт Думасы икенче укылышта техникум һәм көллият тәмамлаучыларны югары уку йортына укырга кергәндә БДИны тапшырудан азат итте. Әлеге проект буенча, закон 2009 елдан эшли башлаячак.
Ләкин Россия Федерациясе Дәүләт Думасының мәгариф буенча комитеты рәисе Григорий Балыхин ассызыклавынча, Бердәм дәүләт имтиханын бары техникум-көллияттә алган белгечлекләре буенча укуын дәвам итүчеләр генә бирмәячәк.
Тагын бер ташлама чит ил абитуриентларына һәм икенче югары белем алырга хәл иткән Россия гражаннарына булдырылды. Алар исә беренче белгечлекләре нинди өлкәдән булуга карамастан, икенче югары белемне БДИдан башка алырга хокуклы.
Моңарчы бөтен кешегә дә мәҗбүри саналган Бердәм дәүләт имтиханына да ташламалар ясала башлады.
Чыганак: window.edu.ru