БДИ тапшырмый гына укырга кереп буламы?
2009 елдан техникум һәм көллият тәмамлаучы укучылар югары уку йортларына БДИ тапшырмыйча гына керергә мөмкин.
Бу турыда 22нче декабрь көнне Россия Федерациясе Дәүләт Думасының мәгариф буенча комитеты рәисе Григорий Балыхин хәбәр иткән. Бүген Дәүләт Думасы утырышында икенче һәм өченче укылышта “Федераль университетлар эшчәнлегенә кагылган мәсьәләләр буенча РФ закон актларының кайберләренә төзәтмәләр кертү турындагы” закон проекты каралачак.
Икенче укылышка “техникум, көллият тәмамлаучылар, икенче югары белем алучылар һәм Россия уку йортларында укырга теләкләре булган чит ил гражданнары югары уку йортларына БДИ тапшырмый гына укырга керәчәк” дигән төзәтмә дә әзерләнгән. Закон кабул ителгән очракта, ул 2009 елда үз көчен алачак.
Чыганак: window.edu.ru