belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > 35 нче юбилей сезоны ябылуга «35-тән - 5» дигән өр-яңа тамаша!

35 нче юбилей сезоны ябылуга «35-тән - 5» дигән өр-яңа тамаша!

19 Jun, 2023 Гөлназ Рәшитова 0
35 нче юбилей сезоны ябылуга «35-тән - 5» дигән өр-яңа тамаша!
Яңалык
belem.ru яңалыклары
Казан
Габдулла Кариев

23 нче июнь 18:30 сәгатьтә Татар яшь тамашачы театры 35 нче юбилей сезоны ябылуга «35-тән - 5» дигән өр-яңа тамаша тәкъдим итә (режиссеры Эльдар Гатауллин). 

Иң тәмле театр десертларын нәрсәдән пешерүне, балалар һәм өлкәннәр өчен спектакльләр җитештерә торган тылсымлы конвейерның ничек эшләве, төгәлрәге соңгы биш елда Кариев театрының нәрсә белән шөгыльләнгәне белән тамашачылар таныша алачак.

Шулай итеп, юбилей кичәсе татлы форматта узачак. Фойеда һәм зур залда матур бәйрәм тамашасы көтелә.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 19.06.2023 - 18:07):https://belem.ru/node/8878