Бүген иң яхшы студентлар мэр стипендиясен алачак
24 Dec, 2008 Сылу 0
Сүз 1994 елдан ук уздырыла торган Казан шәһәре администрациясе башлыгының исемле стипендияләренә конкурс турында бара. Бүген ул студент һәм аспирантларның шәһәр хуҗалыгы һәм шәһәрнең социаль өлкәсе проблемаларына багышланган хезмәтләргә шулай ук физика-математика фәннәре буенча эшләргә Казан шәһәре мэрының исемле стипендияләренә дәгъва кылу конкурсы исемен йөртә.
Казан Ратушасында үткәреләчәк тантанада музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучыларына да премияләр тапшырылачак. Бу турыда Казан мэриясенең рәсми порталы хәбәр итә.