«Адымнар-Алабуга» комплексында әти-әниләр өчен татар теленнән олимпиада булды

Татарстан Республикасында 2023 ел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан «Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексында Татарстанның барлык «Адымнар» мәктәпләрендә укучыларның әти-әниләре өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау туры узды.
Әти-әниләр өчен олимпиада оештыруны «Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексының беренче директоры Надир Курамшин башлап җибәрде. Узган уку елында әлеге олимпиада Алабуга мәктәпләренең әти-әниләре өчен уздырылганнан соң, Надир Курамшин әлеге чараны республика күләмендә үткәрергә тәкъдим итте.
Быел олимпиаданың онлайн турында барлыгы 1036 кеше катнашты. «Адымнар-Актаныш», «Адымнар-Яр Чаллы», «Адымнар-Түбән Кама», «Адымнар-Әлмәт», «Адымнар-Казан», «Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексларының әти-әниләре арасыннан 60 катнашучы югары балл җыеп, йомгаклау турына чакырылды.
Олимпиадада катнашучы әти-әниләр барлык биремнәрне зур тырышлык белән үтәп, уңышка иреште.
