belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Чаллы педагогика университетында Гарәп теле һәм мәдәнияте үзәге ачарга җыеналар

Чаллы педагогика университетында Гарәп теле һәм мәдәнияте үзәге ачарга җыеналар

6 May, 2023 Гөлназ Рәшитова 0
Чаллы педагогика университетында Гарәп теле һәм мәдәнияте үзәге ачарга җыеналар
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Яр Чаллы
Чыганак: 

https://tatar-inform.tatar/news/cally-pedagogika-universitetynda-garap-t...

Чаллы дәүләт педагогика университетында Гарәп теле һәм мәдәнияте үзәге, шулай ук Алжир Халык Демократик Республикасында уртак Россия-Алжир мәктәбе ачу мөмкинлеген карыйлар.

Чаллы югары уку йортында узган XI «Мәгариф: чынбарлык һәм перспективалар» Халыкара ачык педагогик форумында әлеге мәсьәләләр хакында фикер алыштылар. 

Университетта ректор, проректорлар, югары уку йорты деканнары катнашында Алжир делегациясенең өч көнлек сәфәре нәтиҗәләренә багышланган түгәрәк өстәл узды. Очрашуда Рус телендә ачык белем бирү һәм рус теленә өйрәтү үзәге, Алжирның тәкъдим ителгән университетларында филиаллар ачу, матди җиһазландыруга, укытуның срокларын билгеләүгә кагылышлы әһәмиятле мәсьәләләрне карадылар.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 06.05.2023 - 18:27):https://belem.ru/node/8834