belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > «Россиянең ел укытучысы» бәйгесе җиңүчеләренә 1 миллион сум бирәчәкләр

«Россиянең ел укытучысы» бәйгесе җиңүчеләренә 1 миллион сум бирәчәкләр

24 Apr, 2023 Гөлназ Рәшитова 0
«Россиянең ел укытучысы» бәйгесе җиңүчеләренә 1 миллион сум бирәчәкләр
Яңалык
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://tatar-inform.tatar/news/rossiyanen-el-ukytucysy-baigese-inucelar...

Быелдан «Россиянең ел укытучысы» бәйгесе җиңүчеләре 1 миллион сум күләмендә приз ала башлаячак, призерларга 500 мең сум түләячәкләр. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин урынбасарлары белән оператив киңәшмәдә шулай дип белдерде. 

«Мәгариф министрлыгы үткәрә торган башка шундый ярышларда җиңгән катнашучыларны да 200 мең сум күләмендә акчалата бүләк көтә», - диде Россия Хөкүмәте башлыгы.

Ул кабул ителгән карарның педагогларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелүен искәртте. «Бу иң талантлы һәм иҗади эшләүче педагогларга булышырга, әлеге һөнәргә тагын да күбрәк сәләтле яшьләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк», - дип өстәде Мишустин.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 24.04.2023 - 19:17):https://belem.ru/node/8817