belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Татарстанның 13 югары уку йорты Россиядә иң яхшылар рейтингына керде

Татарстанның 13 югары уку йорты Россиядә иң яхшылар рейтингына керде

24 Apr, 2023 Гөлназ Рәшитова 0
Татарстанның 13 югары уку йорты Россиядә иң яхшылар рейтингына керде
Татарстан
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

https://tatar-inform.tatar/news/yugary-uku-iortlarynyn-unysly-ukucylary-...

Исемлекнең беренче бишлегенә Казан федераль университеты керде, калган 12 уку йорты исемлектә беренче йөзлектән соң урнашкан. Бу ике шәхси һәм 10 дәүләт югары уку йорты. Иң яхшылар рейтингы исемлегендә Казан дәүләт энергетика университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты, А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ, В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты (ИЭУП), Казан дәүләт аграр университеты, «ТИСБИ» идарә университеты, Казан дәүләт мәдәният институты һәм башкалар бар.

Рейтинг нәтиҗәләре 18 яшьтән 24 яшькә кадәрге 2 миллионнан артык дәгъвачының резюмесы нигезендә төзелгән, шуларның 500 меңе узган уку елын тәмамлаучылар тарафыннан калдырылган.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 24.04.2023 - 00:10):https://belem.ru/node/8816