belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Сәйдәшев музее Тукайның туган көненә багышланган концертка чакыра

Сәйдәшев музее Тукайның туган көненә багышланган концертка чакыра

22 Apr, 2023 Гөлназ Рәшитова 0
Сәйдәшев музее Тукайның туган көненә багышланган концертка чакыра
Яңалык
belem.ru яңалыклары
Казан
Чыганак: 

https://magarif-uku.ru/tt/saydashev-muzee-tukaynyn-tugan-konena/

24 апрельдә Салих Сәйдәшев музее Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры белән берлектә “Тукай моңнары” исемле концерт оештырачак. Чара бөек шагыйрьнең туган көненә һәм Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдиновның якты истәлегенә багышланган.

Музейда татар композиторларының Габдулла Тукай шигырьләренә язылган җырлары яңгыраячак. Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы солисты Илгиз Мөхетдинов Алмаз Монасыйповның “Тукай аһәңнәре” исемле вокаль-симфоник поэмасыннан өзекләр башкарачак.

Концерт 18:30 башлана, керү түләүсез.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 22.04.2023 - 22:14):https://belem.ru/node/8815