Информатика укытучылары игътибарына!
22 Dec, 2008 Сылу 0
Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты базасында 12-23нче гыйнвар көннәрендә информатика буенча курслар узачак. Темасы: “Информатика һәм заман мәгълүмати-коммуникацион технологияләре”. Курс дәвамлылыгы - 72 сәгать.
Институтның рәсми сайты хәбәрләренә караганда, әлеге программага заман мәгълүмати Интернет-технологияләре, Web сайтлар ясау, Web аша тест уздыру – JavaScript нигезендәге сайт, проектлар эшләү, локаль челтәр, информатика дисциплинасыннан БДИ кергән.
Укулар 12се көнне 13:00 сәгатьтә башлана. Адресы: Зур Кызыл урамы, 68нче йорт. Тел.: (843) 236-62-91. Курс җитәкчесе - А.Ф. Гарапов.