belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсы җиңүчеләре билгеле булды!

«Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсы җиңүчеләре билгеле булды!

16 Apr, 2023 Гөлназ Рәшитова 0
XII Флүс Латыйфи исемендәге республикакүләм «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсы җиңүчеләре билгеле булды!
Яңалык
belem.ru яңалыклары

Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсның максаты – талантлы яшь авторларның татар әдәбияты өлкәсендәге иҗади потенциалын үстерүдә булышлык күрсәтү.

Проект Президент грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Конкурста 11 яшьтән алып 25 яшькә кадәр булган сәләтле мәктәп балалары һәм белем бирү оешмалары студентлары катнаша ала. Ул түбәндәге номинацияләр буенча үтә: шигърият, чәчмә әсәр, балалар әдәбияты, драматургия, публицистика.

Шатлыклы хәбәребез дә бар! «Белем радиосы»ның яшь алып баручылары XII Флүс Латыйфи исемендәге республикакүләм «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсы җиңүчеләре:

  • Алсу Касыймова - «Гран-при» иясе;
  • Гөлназ Әхмәдиева - «Драматургия» номиняциясендә I урынга, «Проза» номинациясендә III урынга лаек булды;
  • Әнвәр Мөхетдинов -  «Публицистика» юнәлешендә II урын иясе!

Талантлы яшьләребезне чын күңелдән котлыйбыз! 

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 16.04.2023 - 18:41):https://belem.ru/node/8806