Тукайның мәңгелек юлы буенча экскурсия узачак

2023 елның 15 апрелендә Габдулла Тукай әдәби музее һәм Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бөек татар шагыйре Г. Тукайның үлеменә 110 ел тулу уңаеннан “Тукайның мәңгелек юлы” дип исемләнгән җәяүле экскурсия оештыра. Ул “Беренчеләр хәрәкәте” Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге урнашкан элекке Клячкин хастаханәсеннән (Островский ур. 11/6) башлана.
Экскурсантларга клиника тарихы һәм шагыйрьнең авыруы турында бәян ителәчәк, Тукай соңгы көннәрен үткәргән палата күрсәтеләчәк. Экскурсия вакытында Г. Камал исемендәге театр артистлары – РФ атказанган артисты, ТР халык артисты Илдус Әхмәтҗанов, ТРның атказанган артистлары Фәнис Җиһанша, Фәннүр Мөхәммәтҗанов һәм Илнур Закиров, артистлар Зөфәр Нуретдинов һәм Артур Шәйдуллин башкаруында Тукай турында замандашларының истәлекләре укылачак, шагыйрьнең соңгы көннәре һәм Клячкинда ятканда язган шигырьләре яңгыраячак, скрипкада моңлы көйләрне ТР халык артисты Фоат Әбүбәкеров скрипкада уйнаячак.
