belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > «Белем Радиосы» командасы «Квантум» балалар иҗаты үзәгендә кунакта!

«Белем Радиосы» командасы «Квантум» балалар иҗаты үзәгендә кунакта!

10 Apr, 2023 Гөлназ Рәшитова 0
«Белем Радиосы» командасы «Квантум» балалар иҗаты үзәгендә кунакта!
Татарстан
belem.ru яңалыклары

Бүген, 10 апрель көнне, «Белем Радиосы» (https://radio.belem.ru) командасы Мамадыш районының «Квантум» балалар иҗаты үзәгендә кызыклы очрашу уздырды.

Әлеге очрашуда тагын кемнәр катнашты диярсез? Менә алар: "Ялкын" журналы, «Кәеф» блогерлар медиамәктәбе һәм ТР Язучылар берлеге.

Бүген балалар, «Белем радиосы» һәм «Кәеф »блогерлар медиамәктәбе белән якынрак таныштылар, каләм тибрәтүчеләргә шагыйрь һәм прозаик Марат Закир, шулай ук Раил Гатауллин киңәшләрен бирделәр.

«Квантум» балалар иҗаты үзәге директоры Артур Ефимовка, барлык оештыручыларга һәм очрашуда катнашкан яшьләргә «Белем Радиосы» коллективы исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез!

"Квантум" балалар үзәге өстәмә белем бирү педагогы Василов Р.К. җитәкчелегендә "Фотомәктәп" укучылары фотографияләре.

Фотогалерея: 
«Белем Радиосы» командасы «Квантум» балалар иҗаты үзәгендә кунакта!
«Белем Радиосы» командасы «Квантум» балалар иҗаты үзәгендә кунакта!
«Белем Радиосы» командасы «Квантум» балалар иҗаты үзәгендә кунакта!
«Белем Радиосы» командасы «Квантум» балалар иҗаты үзәгендә кунакта!
«Белем Радиосы» командасы «Квантум» балалар иҗаты үзәгендә кунакта!
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 10.04.2023 - 22:00):https://belem.ru/node/8799