Совет авторларының әсәрләре Россия мәктәп программаларына кертеләчәк
9 Apr, 2023 Гөлназ Рәшитова 0

РФ Президенты Владимир Путин Мәгариф министрлыгына совет авторларының әсәрләрен әдәбият дәреслегенә кертү турындагы мәсьәләне карарга кушты. Билгеләп үтелгәнчә, биредә «совет язучылары иҗат иткән һәм яшь буынның тарихи аңын формалаштыра торган әдәби әсәрләр» хакында сүз бара. Дәүләт башлыгы докладын 2023 елның август ахырына кадәр тәкъдим итәргә тиешләр.
